news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров Ош шәһәрендә ТӨРКСОЙ чараларында катнашты

Ул ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының Кыргызстан шәһәре Ошта үтүче даими шурасының 37нче утырышында да катнашты.

(Истанбул, 2 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан сәнгать әһелләре Ош шәһәрендә ТӨРКСОЙ оешмасы чараларында катнашты. Бу хакта ТӨРКСОЙның матбугат үзәге хәбәр итә.

Ринат Закиров Ошның 2019 елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуының ябылу тантанасына махсус кунак буларак чакырылган. Ул ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының Кыргызстан шәһәре Ошта үтүче даими шурасының 37нче утырышында да катнашты.

Җыенда 2020 елның төрки дөнья мәдәният башкаласы итеп Үзбәкстанның Хивә шәһәре кабул ителде. Шулай ук, тууына 175 ел тулу җәһәтеннән, алдагы елның төрки дөньяда күренекле мәгърифәтче, казах язма әдәбиятына нигез салучы Абай Кунанбай елы итеп игълан ителде.

2019 елда Төрки дөнья башкаласы Ошның эстафетаны Үзбәкстанның Хивә шәһәренә тапшыру тантанасында Татарстан сәнгать әһелләре җыр-биюле тамаша күрсәттеләр.

«Концерт алдыннан тамашачыларга төрки дөнья рәссамнары һәм фотографларының иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Татарстан сәнгать осталарының да хезмәтләре урын алды», — дип сөйләде ТӨРКСОЙның матбугат хезмәткәре Вюгар Нәүрүзоглу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100