Оренбург шәһәрендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең зональ этабы узды

Бәйгедә барлыгы 65 катнашучы көч сынашты.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Оренбург шәһәрендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең зональ этабы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар арасында, Оренбургтан тыш, Казахстаннан һәм Саратов өлкәсеннән килгән балалар да бар иде.