Омск әлкәсенең милли-мәдәни үзәге вәкилләре армиядәге татар егетләре янында булды

Ике батальон солдат татарча концертны яратып карады.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Омск әлкәсенең «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге, «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле белән бергә Татарстаннан хезмәт итәргә килгән солдатлар янында булды. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәрияте сайтында хәбәр ителә.«Солдатлар белән таныштык, сөйләштек, үз телефон номерларыбызны калдырдык. Безнең өлкәгә хезмәт итәргә килгән татар егетләре белән танышырга тырышабыз», — дип хәбәр итә татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре.Ике батальон солдат татарча концертны яратып карады.