news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadid fest: Бөтендөнья татар яшьләре Казан халкын Яңа татар бистәсенә чакыра

Фестиваль 10 - 15 декабрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Төп чаралар "Мех кварталы" сәүдә үзәге бинасында булачак.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекнең игътибарын Казанның Яңа татар бистәсенә юнәлтергә тели. Jadid fest фестиваленең быелгы яңа программасы Яңа татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана.

«Без 2016 елны „Печән базары“ фестивален башлап җибәргән идек. Ул үзен бик аклады һәм Jadid fest буларак без аның кышкы версиясен әзерләдек. Егерменче гасыр башында яңалык кертүчеләр, татар шәһәр мәдәниятен үстерүчеләр үзләрен җәдитчеләр дип атаганнар. Без шушы исемне фестивальгә куштык. Үзебезне хәзер татар урбанистлары дип атыйбыз», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Ул фестивальне уздырган саен төрле тематика алынуын искәртте. Быелгы фестивальнең Яңа татар бистәсенә багышлануын хәбәр итте.

Jadid fest фестиваленең программасы белән тематиканың идея авторы тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов таныштырып үтте. «Биредә тарихи өлеш тә күп. Ләкин аны ничектер яңача аңлап киләчәктә куллану максатын да күздә тотабыз. Рәсми оешмалар бу юбилейга игътибар итмәсәләр дә, без фестивалебез белән аны искәртергә булдык», — диде ул.

Оештыручылар бистәнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күрсәткән фотокүргәзмә әзерләгәннәр. «Яңа татар бистәсе шәһәр өчен бик перспектив урын булып санала. Киләчәктә ул үзгәрәчәк. Бу урыннар архитекторлар өчен дә кызыклы. Бистәне үзгәрешләр көткәндә тарихы онытылмасын иде», — диде Айдар Фәйзрахманов.

  • Фестиваль 10 — 15 декабрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Төп чаралар Гафури урамындагы «Мех кварталы» сәүдә үзәге бинасында булачак. Фестиваль кысаларында лекция, экскурсияләр, остаханәләр, семинар һәм милли дизайнерларның товарларын сату оештырылачак. Уникаль экспонатлар сакланган Мех фабрикасы музеена да игътибарны җәлеп ителәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100