news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Филармониада"га багышланган матбугат конференциясе була

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында (Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт) VIII "Филармониада" сәнгать фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. 

Фестиваль 5-15 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Журналистларның сорауларына Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, "Казан" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисткасы Чулпан Закирова, Татар филармониясе директорының концерт эше буенча урынбасары Ренат Закиров җавап бирәчәк.

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узараг мөмкин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot