Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Зөлфәт Хәким әсәре буенча премьера әзерли
Режиссер Лилия Әхмәтова «Һәлакәткә бер адым» әсәрен сәхнәләштерә.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-инфом"). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күптән түгел коллектив татар драматургы Зөлфәт Хәкимнең «Һәлакәткә бер адым» әсәрен сәхнәләштерүгә кереште.
Режиссеры — Лилия Әхмәтова.
Спектакльнең премьерасы 24 һәм 25 декабрьдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз