Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан башкаласында традицион “Матбугат балы” үтәчәк
Яңа ел алдыннан республикада гаммәви матбугат чаралары вәкилләре балы традицициягә кергән күңелле чараларның берсе.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Башкортстан башкаласында традицион “Матбугат балы” була. Яңа ел алдыннан республикада гаммәви матбугат чаралары вәкилләре балы традицициягә кергән күңелле чараларның берсе. Һәр елны әлеге чара федераль, республика, район, дәүләтнеке булмаган, корпоратив басмалар журналистларын җыя. Бу хакта “Башинформ “ хәбәр итә.
“Бу медиа җәмгыятенә аралашу, нәтиҗәләр чыгару өчен бер дигән мөмкинлек. Министрлык, ведомство, матбугат хезмәте үзәкләре шулай ук нәтиҗәле эшләгән журналистларны билгеләп үтә”, - дип җиткерә оештыручылар.
Быел “Матбугат балы” 15 декабрьдә “Версаль” комплексында уза. Чараның иң зур бүләге – “Ел журналисты”н ачыклау һәм бүләкләү. Хәзер әлеге номинациягә гаризалар җыю башланачак. Барлык мәгълүматлар белән Башкортстан мәгълүмат агентлыгы, Башкортстан журналистлар берлеге рәсми сайтларында һәм https://vk.com/balpressy рәсми төркемендә танышып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз