news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театры сәхнәсендә – “Ут күршеләр” комедиясе

7-9 ноябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Салават Юзеевның “Ут күршеләр” ("Дачный сезон") премьерасын тәкъдим итә

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). 7-9 ноябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Салават Юзеевның “Ут күршеләр” (“Дачный сезон”) премьерасын тәкъдим итә. Комедияне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев куя.
Җәй җитү белән шәһәр халкының күбесе һәрвакыттагыча зур энтузиазм белән бакчаларына һәм дачаларына ашыга; иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми хезмәт итеп, уч төбе кадәр җиреннән зур уңыш алу турында хыяллана. Имеш, илнекен үк булмаса да, бер генә гаиләнең булса да азык-төлек программасын хәл итәсе иде. Ял итәргә вакыты юк безнең халыкның. Әле дә ярый, утырту, су сибү кебек бакча эшләре арасында гашыйк булу, өйләнешү яки аерылышу кебек тормыш мәшәкатьләренә вакытлары кала. Кичләрен күршеләр белән бергәләп чәй эчкәндә кояш баеганны күзәтсәләр, иртән ялгыз таң аттыралар. Тик менә соңгы арада көрәк, тырма, сәнәк, чиләк, су сибә торган шланг һәм башка эш коралларының эзсез югалуы бакчачыларны бик нык борчый. Аларның төп бурычлары - каракны тоту. Маҗараларга бай бу детектив вакыйга аркасында спектакль геройлары мәхәббәтләрен югалтып яңадан табарга да, шул ук вакытта, урта яшь кризисын кичереп, аны уңышлы җиңеп чыгарга да өлгерәләр...
Комедиядә баш рольләрне Искәндәр Хәйруллин (Марс), Алсу Каюмова (Венера), Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт (Айдар), Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева (Бикә), Ләйсән Фәйзуллина һәм башкалар башкара.
“Ут күршеләр” пьесасы авторы Салават Юзеев – язучы, сценарист, кинорежиссер, драматург. 1960 елда Казанда туа. 1982 елда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлый.
Салават Юзеев рус телендә шигырьләр һәм проза әсәрләре иҗат итә. Ул - “Ничего не бойся”, “Я остаюсь здесь”, “Сквозняк тишины” китаплары авторы. Хәзерге вакытта “Не перебивай мертвых” романы басылуга әзерләнә. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Г.Державин исемендәге әдәбият премиясе лауреаты.
50 дән артык документаль фильмнарның сценарий авторы һәм режиссеры: “Китмибез!”, “121”, “Фәридә”, “Татар театрына 100 ел”, “Эчке Татарстан”, “Германиядә татарлар” һәм башка фильмнары халыкара кинофестивальләрдә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. “Тормыш башланды. Марсель Сәлимҗанов” 5 серияле документаль фильмы өчен Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе белән бүләкләнде. “Яңа татар пьесасы-2009” конкурсында “Поезд диңгезгә юл ала” пьесасы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясен яулады. Бу турыда Г.Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100