news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшь тамашачы театры татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт әкиятләрен берләштергән

Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чыгарылган махсус проект.

Казан яшь тамашачы театры татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт әкиятләрен берләштергән
Владимир Васильев

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры Идел буе халыкларының биш әкиятен берләштергән «Северное сияние» спектаклен чыгарды. Алар арасына Ай кызы Зөһрә турында татар әкияте дә кергән.

Авторлар тамашаны әкиятләр буенча мульт-сәяхәт дип атаган. Спектакль башкорт, чуаш, мари, удмурт һәм татар әкиятләрен берләштергән. Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чыгарылган махсус проект.

Сюжет буенча, лагерьда ял итүче дүрт бала педагог белән бергә төньяк балкышын күрергә бара. Юлда аларга куркуны җиңәргә әкиятләр булыша.

Спектакль барышында — аеруча башкорт һәм татар әкиятләре сөйләнгәндә — артистлар бер-берсенә татарча да дәшә.

Тамаша 50 минут бара. Яшь чикләре 6 +. Спектакль интерактив: артистлар зал белән аралашып уйный — тамашага килгән балаларга игътибарны читкә юнәлтергә мөмкинлек калмады.

Режиссер — Лилия Нурель. Әкиятләрне берләштергән инсценировканы Санкт-Петербург драматургы Ирина Васьковская язган. Рәссам — Екатерина Горшкова, ут буенча рәссам — Ания Шепелюк, проекция буенча рәссам — Филипп Замахаев. Хореограф — Марсель Нуриев.

Спектакльне иртәгә 13.00 сәгатьтә һәм 6 ноябрьдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100