news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада рәссам Эдуард Хәбибуллин күргәзмәсе ачылды

Аның эшләре Украинада, Белоруссиядә, Молдавиядә, Казахстанда, Чехиядә, Словакиядә, Германиядә, Төркиядә, Кытайда, Польшада, Словениядә, АКШта, Австриядә шәхси коллекцияләрдә урын алган.

Алабугада рәссам Эдуард Хәбибуллин күргәзмәсе ачылды
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 2 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда яңа күргәзмә ачылды. «Арт-галерея. Сиңа, яраткан Алабуга» проекты кысаларында үз иҗат җимешләрен Алабуга рәссамы Эдуард Хәбибуллин тәкъдим итте.

Күренекле Саврасов, Левитан, Айвазовский, Васильев һәм, әлбәттә, Шишкин кебек танылган рәссамнар иҗат иткән эшләрне күреп, Эдуард Хәбибуллин да шушы рәсем сәнгате дөньясына кереп китәргә ният итә. Билгеле рәссамнарның картиналарын ул 1998 елда күчереп ясый башлый, ә 2008 елда үзенең авторлык картиналарын иҗат итәргә керешә, анда ул Алабуганың төрле почмакларын сурәтли. 

Эдуард Илдус улының беренче шәхси күргәзмәсе 2012 елда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә уза. 2015 елда ул иҗат иткән 30 эш Кытайда халыкара күргәзмәдә катнаша.

Рәссамның картиналарын илебезнең төрле почмакларында очратырга мөмкин. Әйтик, аның эшләре Украинада, Белоруссиядә, Молдавиядә, Казахстанда, Чехиядә, Словакиядә, Германиядә, Төркиядә, Кытайда, Польшада, Словениядә, АКШта, Австриядә шәхси коллекцияләрдә урын алган.

Эдуард Хәбибуллинның иҗат җимешләрендә һәр алабугалы таныш урыннарны таба ала. Алар шулкадәр оста итеп сурәтләнгән, аның игътибарыннан бик кечкенә элемент та, әйтик, бер генә үлән дә, яфрак та читтә калмаган. Туган ягының матурлыгын шулкадәрле осталык һәм төгәллек белән сурәтләү һәркемгә дә бирелмәгән.

Рәссамның эшләре белән танышырга һәм аның осталыгын бәяләргә теләүчеләр шәһәр Мәдәният сараена килә ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100