news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты үтте.

Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый
Рамил Гали

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында яңа җырлар иҗат иткән шагыйрьләр өчен сөенә. Бу хактагы фикерләрен ул «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә язылган иң яхшы җырлардан торган гала-концерттан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшьлек инде ул башта һәрвакыт яңаны тудырабыз, дип кычкыра. Бу шулай булырга тиеш тә. Һәр яшь буын шулай килә. Яшь чакта максималист буласың инде, әмма тамырлардан аерылып китеп булмый», — диде Ркаил Зәйдулла гала-концерттан соң.

Ул үзенең «Калеб» яшьләрен баштан ук хуплавын, булдыра алганча аларга ярдәм итергә тырышуын, очрашулар уздыруын, мастер-класслар ясавын әйтте.

Ракил Зәйдулла яшь композиторлар эшеннән тулысынча канәгать булмавын яшермәде. «Кайбер җырларга без яраткан элеккеге таныш җырлар кисәге белән кереп утырган», — диде ул.

Халык шагыйре яшьләр өчен сөенүен ассызыклады. «Яшь өметле композиторларыбыз милли якка авышырлар дип уйлыйм», — дип ышаныч белдерде Ркаил Зәйдулла.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты үтте. Гала-концертта иҗат лабораториясе кысаларында язылган җырларның жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшылары яңгырады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100