news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч йолдызчыклары телевизион фестиваль номинациясендә җиңде

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең юбилей гала-концерты узды.

Питрәч йолдызчыклары телевизион фестиваль номинациясендә җиңде
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 2 октябрь, «Татар-информ», «Алга», София Егорычева). Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең юбилей гала-концерты узды. Анда Питрәчнең «Пластилин» хореография студиясе урта төркемдә «Хореография» номинациясендә беренче урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм кичәсендә гран-при ияләре, җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре игълан ителде, иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр, Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус стипендияләр тапшырылды.

Аларга мактау грамоталары, кубок, диплом, медальләр, педагог премиясе, «Татнефть» компаниясеннән җиңүче премиясе һәм Татарстан Президентыннан махсус стипендия тапшырылды.

«Вокал-соло» номинациясендә өлкән төркемдә икенче урынны Роберт Миңнуллин алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100