«Безнең җыр» иҗат лабораториясендә язылган иң яхшы җырлар тамашачыга тәкъдим ителде

«Калеб» яшьләре яңа буынның яңа җырларын Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында тәкъдим итте.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар иҗатчы яшьләре бүген язган яңа җырларын иртәгәсе көннең классикасы булыр дип хыяллана. «Калеб» яңа буыны җыены яңа буынның яңа җырларын Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында тәкъдим итте.

1 октябрь Халыкара музыка көнендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты үтте. Концертта композитор һәм шагыйрьнең билгеле бер җырчы өчен язылган яңа җырлары яңгырады. 

«Безнең җыр» турында без күптән хыялландык. Шушы кичәгә без еллар аша килдек дияргә дә мөмкин. Ниһаять, республика җитәкчелеге, мәдәният министрлыгы ярдәме белән шундый мөмкинлек туды. Бу — безнең беренче талпынышыбыз», — дип кичәне башлап җибәрде «Калеб» яңа буыны җыены лидеры, Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

«Без инде үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне беләбез. Шагыйрьләребез, композиторларыбыз барлыгын тоябыз. Безгә яңа көч белән „Безнең җыр“ның дәвамын эшләргә мөмкинлек бирелсен иде дип телибез», — дип алга таба да бу юнәлештә эшләргә теләкләре булуын сиздереп куйды ул.

Гала-концертта иҗат лабораториясе кысаларында язылган җырларның жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшылары яңгырады. Яңа җырларны яшь җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Ситдыйкова, Диләрә Төхфәтуллина, Әдилә Ганиуллина белән бергә урта буын җырчылары Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһировлар да башкарды.

Концерт карарга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов, депутатлар Ркаил Зәйдулла һәм Рамил Төхфәтуллин, халык язучысы Равил Фәйзуллин һәм башкалар килгән иде.