news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Mezzo телеканалы М.Җәлил театры куелышында «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк

«Бу – Казан театрының Mezzo телеканалы белән хезмәттәшлегендәге беренче генә тәҗрибә түгел», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә, 2-3 сентябрьдә, Европаның Mezzo Live HD классик музыка телеканалы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры куелышында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Спектакльдә төп партияләрне опера театры солистлары Гөлнора Гатина (Сөембикә), Артур Исламов (Кошчак), Филүс Каһиров (Шаһгали), Юрий Ившин (Князь Серебряный), Ирек Фәттахов (Бибарс) һәм Венера Ганиева (Үтәмешнең тәрбиячесе) башкара.

«Бу – Казан театрының Mezzo телеканалы белән хезмәттәшлегендәге беренче генә тәҗрибә түгел. 2013 елның июлендә телеканал тамашачылары театрда Мәдәни Универсиада кысаларында узган „Шаляпин. Нуриев. Казан” фестиваленең гала-концертын карау бәхетенә иреште», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot