news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат

Кече театрның әйдәп баручы актерларының берсе онкология авыруыннан интеккән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кече театрның әйдәп баручы актерларының берсе - Россиянең халык артисты Борис Клюев Мәскәүдә 76 яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Борис Владимирович озак вакытлы авырудан соң вафат булды», - дип аңлатты матбугат хезмәте вәкиле. Җирләү датасы һәм хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.

2018 елның маенда актерда онкология авыруы табылуы билгеле булды, дип билгеләп үтә ТАСС.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100