news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин Татар яшьләре форумын бик кирәкле чара дип саный

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашты.

Рамил Төхвәтуллин Татар яшьләре форумын бик кирәкле чара дип саный
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда Татар яшьләре көннәре башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин делегатлар белән очрашты һәм форумның зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

«Татар яшьләре көннәре зур әһәмияткә ия. Яшьләрнең җыелуы, беренче чиратта, аралашудан тора. Бүгенге көндә ул бик кирәкле чара. Татар яшьләре татар телендә проблемаларын белдерәләр һәм бергә аны чишү юлларын эзлиләр», — диде ул.

Рамил Төхвәтуллин яшьләр җыенының тарихын да искә алды. «Беренче җыенны яшьләр финанс ярдәмнән башка, үз көчләре белән оештырдылар. Хәзер инде алар дәүләт учреждениясе буларак эшлиләр һәм утызынчы тапкыр җыелалар», — диде ул.

Депутат делегатларга уңышлы һәм эчтәлекле көннәр теләде. Рамил Төхвәтуллинның форумда катнашучылар белән аралашуы сорау-җавап формасында барды. Сораулар татар телен саклау һәм үстерү темасына бәйле иде. Соңыннан оештыручылар Рамил Төхвәтуллинга рәхмәт хатын тапшырды.

Утызынчы Татар яшьләре көннәре 2-6 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100