Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Әлфия Авзалованың кызы әнисе истәлегенә ачылган музейда булды
2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде. Интерактив стильдә эшләнгән музей белән тәүге тапкыр Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Әнисенең тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клиплар, 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның яңгыраган җырлары — болар берсе дә Зөлфия ханымны битараф калдырмады.
«Бүгенге көн минем өчен сөенечле дә, моңсу да. Хисләрем ташый. Актанышка, аның җитәкчелегенә, халкына рәхмәтем чиксез зур», — диде ул музейда йөргәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз