news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк

TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә 30 август көнне 15:00 – 23:00 сәгатьтә узачак.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк. Фестивальнең программасы игълан ителде.

«Фестиваль кунаклары Туплар сарае комплексында Зур сәхнәдә, Яшерен (Тайницкая) манарада 3D-мэппинглы Электрон сәхнәдә һәм яшерен бер урындагы Мультимедиа сәхнәсендә чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә оештыручылар. Фестивальдә Россия һәм дөньяның 11 шәһәреннән килгән башкаручылар һәм төркемнәр катнашачак.

Төп кунакларның берсе — Elektro Hafiz төрек-алман төркеме. 2018 елда төркемнең продюсеры һәм кураторы Һафиз Европаның альтернатив саз уенчыларын җыеп, Saz Power альбомын чыгарган.

Мультимедиа сәхнәсендә Lisokot һәм Сергей Летов чыгыш ясаячак. Lisokot — җырчы һәм рәссам, бөтен дөнья буйлап тавыш перформанслары куючы. Аның перформанслары анималистик мәсәлләре, костюмнары һәм бизәлеше белән үзенчәлекле тамашага әверелә.

Казанга беренче мәртәбә Санкт-Петербургтан татар тамырлары булган Atariame киләчәк. TAT CULT FEST 2021 өчен ул уникаль татар музыкасы чыганакларына нигезләнгән махсус программа әзерли. Оештыручылар алман композиторы һәм саунд-продюсеры, AUTOPILOT музыкаль нәшрияты җитәкчесе һәм СТМ Берлин фестивале хезмәткәре Guido Mobius килүен дә вәгъдә итә.

Фестиваль кунагы «АИГЕЛ» дуэты татар телендә «Пыяла» альбомын яздырган. Алар фестивальнең электрон программасында шул альбомнары белән беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Программада ТР Дәүләт камера хоры да бар. Коллектив фестиваль өчен махсус программа әзерли. Шулай ук, гитарачы Әнвәр Измайлов үзенең триосы белән чыгыш ясаячак.

Фестиваль программасына медиарәссамнар белән берлектәге чыгышлар, шрифтлар ясау, татар теле морфологиясе, лекторийләр, ачык студия һәм күп кенә башка нәрсәләр кертелгән.

  • TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә 30 август көнне 15:00 – 23:00 сәгатьтә узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100