news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Марат Садыйков вафат

Хушлашу мәрасиме бүген Актепадагы рәссамнар йортында узды.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Кичә Үзбәкстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы, Үзбәкстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам, график Марат Садыйков вафат булды.  

Хушлашу мәрасиме бүген Чиланзар шәһәре, Лотфий урамы, 10/10 йорт адресы (Актепадагы рәссамнар йорты) буенча узды, дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге. 

  • Марат Садыйков Фәйзи улы 1945 елның 1 гыйнварында Үзбәкстан ССРның Бохара шәһәрендә туа. 1973 елда Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтының сәнгать факультетын тәмамлый.
  • 1974 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Үзбәкстан сәнгать академиясенең иҗат берләшмәсе әгъзасы. Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1972 елдан республика, Халыкара, чит ил сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. 2004 елда Үзбәкстан сәнгать академигы исеме бирелә.      
  • Аның әсәрләре Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары дәүләт музее, Третьяков галереясендә, Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музее җыелмаларында, шулай ук АКШ, Россия, Германия, Финляндия, Италия, Франция һәм Япониядәге галереяләрдә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
  • Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100