news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә китапханәсенә уникаль китап тапшырдылар

Әлеге җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Ключевка авылының 13нче номерлы китапханәсенә «Татар дөньясы. Татарский мир» басмасын бүләк итте.

Бөгелмә китапханәсенә уникаль китап тапшырдылар
http://bugulma-tatarstan.ru/

(Бөгелмә, 2 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә китапханәсенә уникаль китап тапшырдылар.Әлеге җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Ключевка авылының 13нче номерлы китапханәсенә «Татар дөньясы. Татарский мир» басмасын бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Заман» нәшрияты ике дәүләт телендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына фотоальбом чыгарган. Басмада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кереш сүз-мөрәҗәгате һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүмат тәкъдим ителгән. 

Китапка тарихи документлар, фәнни эшләр, тикшеренүләр кертелгән, әмма шул ук вакытта материалны өйрәнү бик кызыклы. Басмада уникаль документларны һәм вакыйгалар чагылдыра торган күп кенә матур иллюстрация, картографик материал, репродукция һәм фотосурәт бар.

Китап татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучы укучыларның киң даирәсенә исәпләнгән, шулай ук мәгариф учреждениеләре өчен ярдәмлек тә була ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100