news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәренең портретларын күрсәтә

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә августта ачыла.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сөйләде, дип яза «Казанские ведомости».

«Без беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәкбез — бу тарихи тасвирламалар буенча бүгенге көн рәссамнары тарафыннан башкарылган реконструкцияләр», — диде ул.

Август аенда Республика көненә ачылачак күргәзмәгә килүчеләрне күп сюрпризлар көтә, алар әлегә игълан ителми. Нәҗипова сүзләренә караганда, кайбер экспонатларны да беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

Экспозиция килүчеләргә Татарстан, аның тарихы һәм халкы турында күзаллау булып торачак. «Без республика турында Татарстан үсешенә үз өлешен керткән һәм йогынты ясаган бөек, танылган, гади кешеләрнең язмышлары аша сөйләргә тырышабыз», - дип искәртте Милли музей генераль директоры.  

Экспозициягә шулай ук Казан губернасының дворянлыгы һәм сәүдәгәрлеге турында материаллар да кертеләчәк. Моның өчен белгечләр профессор Флоринский коллекциясеннән алтынланган җиһазны һәм 1830-1850 еллардагы музыкаль инструмент -  фисгармонияне реставрацияләде.

Экспозициянең бер өлеше Казан университетына, галимнәргә һәм фәнни мәктәпләргә багышланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100