news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» премиясе финалына үтте

«Большая книга» - Россиянең иң дәрәҗәле әдәби премиясе.

Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» премиясе финалына үтте
Илнар Төхбәтов

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон кыска исемлеге дөнья күрде.

«Большая книга» әдәби премиясенә 13 китап чыккан. Лауреатлар ел азагына кадәр билгеләнәчәк. Беренче премия лауреаты 3 млн сум акча алачак.

XV сезонда әдәби премиягә Россия, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 294 әсәр дәгъва иткән иде. Озын исемлекне прозаик Михаил Бутов җитәкчелегендәге Экспертлар советы сайлаган. Озын исемлек быел онлайн форматта игълан ителде.

  • Әдәби премиягә төрле елларда рус телендә иҗат итүче татар милләтле чыгышлы язучылар Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллин ия булган иде.
  • Шамил Идиатуллин – язучы һәм журналист. Чаллыда үскән. Мәскәүдә яши. Аның “Город Брежнев” китабы «Большая книга» әдәби премиясе лауреаты булган иде инде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100