news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кинотеатрлар июль уртасында ачылачак

Концерт заллары чикләүләрне бетерүнең соңгы этабында эшли башлаячак.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын бетергәч, июль уртасында кинотеатрлар ачылачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Министрлар Кабинетындагы брифингта сөйләде. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Июль уртасында музейларга кереп булачак.

Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, театрлар һәм концерт заллары чикләүләрне бетерүнең соңгы этабында ачылачак, шуңа күрә бу соңрак булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор пандемия шартларында кинотеатрлар эше буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot