news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең «Алтын» халык бию ансамбле ун еллык юбилеен бәйрәм итте

Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Салимов 10 килограммлы торт тапшырды.

Яшел Үзәннең «Алтын»  халык бию ансамбле ун еллык юбилеен бәйрәм итте
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 2 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсенең халык бию ансамбле үзенең беренче юбилеен — 10 еллыгын билгеләп үтте. Биредә төрле яшьтәге 200гә якын бала шөгыльләнә. Коллектив республика, Россия, халыкара конкурсларда призлы урыннар алып, үз осталыкларын даими арттыра. 10 ел эчендә 11 гран-при иясе булган.

Юбилей хөрмәтенә яшь биючеләр берничә искиткеч матур концерт куя. Бу юлы мондый чара Юдиноның «Железнодорожник» мәдәният йортында узды. Аларны котларга педагогик коллективлар, эшмәкәрләр, Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов килгән иде. Ул бер кәрҗин чәчәкләр һәм 10 килограммлы торт тапшырды.

«Алтын» безнең җирлекнең визит карточкасы булды. Без аларның уңышлары белән бик горурланабыз. Алга таба да үсеп, чәчәк атуын һәм җиңүләр яулавын телибез! Ансамбль җитәкчесе Шамил Сынновка, барлык педагогларга һәм костюмерларга аларның хезмәтләре, сәнгатькә һәм балаларыбызга булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!» — диде Альберт Сәлимов.

Концерт тамашачыларда көчле алкышлар уятты. Ансамбльне котларга шулай ук Түбән Кама һәм Казаннан дуслары — бию коллективлары да килгән иде. Ансамбльнең барлык тәрбияләнүчеләре юбилейга истәлекле билгеләр, дипломнар һәм бүләкләр алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100