news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә татар халык фольклор ансамбле юбилеена багышланган чара булды

«Ак каен» татар халык фольклор ансамбленә 50 ел тулды.

Самара өлкәсендә татар халык фольклор ансамбле юбилеена багышланган чара булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Самара өлкәсенең Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында бәйрәм булды. Биредә «Ак каен» Татар халык фольклор ансамбленә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Иске Ярмәк — ул Самара өлкәсе уртасындагы «Татар утравы». Ул ЮНЕСКОның материаль булмаган мирасына кертергә лаеклы «Ярмәк вагы» биюенең туган җире. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән ансамбль коллективын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100