news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Сабантуй бәйрәмен уздыру үрнәген күрсәтте

Районда халкыбызның милли бәйрәмен - Сабан туен оештыру методикасын һәм технологиясен өйрәнү максатыннан республикакүләм семинар-практикум узды.

Апаслылар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Сабантуй бәйрәмен уздыру үрнәген күрсәтте
http://apastovo.ru/

(Апас, 2 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган очрашуга Россиянең чит төбәкләреннән мәдәният хезмәткәрләре, режиссерлар килде. Кунакларны Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.

«Хөрмәтле милләттәшләребез, сезне Апасыбызда күрүебезгә чиксез шатбыз. Сезнең игътибарыгызга Сабантуй күренешләрен тәкъдим итәбез. Быел милли бәйрәмебезне иркен аланда зурлап үткәрергә планлаштырабыз. Сезгә уңышлы көн, күтәренке кәеф теләп калам», — диде район башлыгы.

Апасыбыз милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклау, бәйрәмнәребезне үткәрү буенча зур тәҗрибә мәйданына әверелде. Район мәдәният йорты каршысында Сабантуй бәйрәме гөрләде. Апаслылар милли бәйрәмне зурлап үткәрү үрнәген күрсәтте. 

Якташлар Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Фердинанд Сәлахов һәм биюче егет, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов та чыгыш ясады. Районыбызның оста куллы пешекчеләре татар халкының милли ризыгы-өчпочмак пешерү серләрен ачты.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык театры үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен тәкъдим итте. Район мәдәният йортында милләтләр дуслыгын чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Туган якны өйрәнү музее, Батырлар аллеясы буйлап сәяхәт милләттәшләребез күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100