2-7 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

4 май - Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевның юбилей кичәсе.

(Казан, 2 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). 2 – 7 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасын тәкъдим итәбез. 4 май – Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевның юбилей кичәсе.

2 май (сишәмбе):

Тинчурин театры – «Алтын көз», Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин
Башлана – 18.30

3 май (чәршәмбе):

Камал театры – “Җанкисәккәем”, Т.Миңнуллин.
Башлана – 19.00
К.Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт”, И.Гали.
Башлана – 18.30

4 май (пәнҗешәмбе):

Камал театрында – Наил Дунаевның юбилей кичәсе
Башлана – 19.00
К.Тинчурин театрында – “Без - кырык беренче ел балалары”. М.Мәһдиев.
Башлана – 12.00
К.Тинчурин театрында – “Эх алмагачлары”. Ш.Фәрхетдин.
Башлана – 18.30
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – "Tatarica" оркестрының Бөек җиңү көненә багышланган концерты.
Башлана – 18.30
“Уникс” - Концерт «Йөрәктән йөрәккә».
Башлана – 18.30

5 май (җомга):

Камал театрында – «Әрем исе», И.Зәйниев.
Башлана – 19.00
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – “Бибисара моңнары”. Сара Садыйкова җырлары җыентыгын тәкъдим итү кичәсе.
Башлана – 18.30


6 май (шимбә):

Камал театрында, Кече зал – “Афәрин, артист”, Р.Харис.
Башлана – 18.00
Камал театрында, Зур зал – “Диләфрүз-Remake”, Т.Миңнуллин.
Башлана – 18.00
Кремль яр буе - «Паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы» республика фестивале гала-марафоны.
Башлана – 11:00. 19:00га кадәр.
“Әкият” курчак театры – “Камыр батыр”.
Башлана – 11.00

7 май (якшәмбе):

Камал театрында – “Ак калфагым төшердем кулдан”, И.Юзеев.
Башлана – 18.00.