news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры спектакльләрен тамашачы билгеләгән бәягә онлайн күрсәтә

Спектакльләр 8 апрельдән күрсәтелә башлый.

Камал театры спектакльләрен тамашачы билгеләгән бәягә онлайн күрсәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Камал театры үз репертуарындагы спектакльләрен тамашачы билгеләгән бәягә онлайн күрсәтә башлый. Бүген театр рәсми сайтына спектакльләр карау тәртибен урнаштырды.

Трансляцияләр афишасы популяр комедияләрдән, классик спектакльләрдән һәм фестивальләрдә катнашкан хитлардан тора. Трансляцияләр театрның рәсми сайтында үтәчәк. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Спектакльләрне компьютер, телефон һәм Smart TV технологияле телевизорлар аша карарга мөмкин.

«Әлбәттә, видео тере уенны алыштыра алмый, тик аның уңай яклары да бар. Беренчедән, экран аша сез артистларның бөтен хис-хәрәкәтләрен якыннан күрәчәксез. Икенчедән, һәр тамашачы үзен беренче рәттә утырган кебек хис итәчәк. Үзе генә түгел, гаиләсе белән карый алачак», диелгән театр хәбәрендә.

Спектакльгә билетлар сатыла. Әмма билетның бәясе билгеләнмәгән. «Сез бәяне үзегез куясыз. Нинди бәя телисез — шуны», — дип мөрәҗәгать итә театр тамашачысына.

Спектакльләр 8 апрельдән күрсәтелә башлый. Афишадагы беренче спектакль — Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт ФМ» спектакле.

Спектакльләрне карау тәртибе театр сайтында аңлатыла. Афишага Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран», Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?», Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» һәм башка спектакльләр кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100