news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ингушетиядә чыгыш ясый

Чара әлеге төбәктә ТР мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла

 (Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 1-3 апрель көннәрендә Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Республиканың милли сәнгате үрнәкләрен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итә.

Тамашачыларга ансамбль репертуарындагы иң яхшы номерлар: “Минзәлә биюләре” “Көмеш беләзек”, “Чабата”, “Ай, былбылым”, “Жомга” һ.б. күрсәтеләчәк. Ансамбль белән бергә, концертта Ригина Вәлиева, кубызда, курайда, гармунда уйнаучы Ринат Вәлиевның да катнашуы көтелә. Мәдәни чара “Ворожея” төркеме белән берлектә эшләнелгән “Россия-матушка” композициясе белән тәмамланачак.

Концерттан тыш, “Матди һәм рухи мәдәни мираслары” темасына семинар, күргәзмә –ярминкәләр уздыру, Татарстанда төшерелгән документаль һәм уенлы фильмнар күрсәтү, рәсми очрашулар да ниятләнә.

Татарстан мәдәнияте көннәрендә Ингушетия халкы татарларның мәдәнияте, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, тарихи мәдәни мирасы белән таныша алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot