news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театрында Гумилев пьесасы буенча репетицияләр башланган

Белоруссия режиссеры Олег Жюгжда куячак спектакльнең премьерасы 15 апрельгә билгеләнгән

«Әкият» курчак театрында Гумилев пьесасы буенча репетицияләр башланган
"Әкият" театрының матбугат хезмәте

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Николай Гумилевның «Дитя Аллаха» пьесасы буенча репетицияләр башланды.

«Спектакль куярга легендар режиссер Олег Жюгжда чакырылды. Аның Казанга спектакль куярга килүе — театр өчен сөенечле яңалык», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Олег Жюгжда Гродно өлкә курчак театрының баш режиссеры. Ул Россиядә һәм Европада да билгеле режиссер. Ул куйган спектакльләр театр дөньясында зур вакыйга», — диелә театр хәбәрендә.

Спектакльне куючы төркем Белоруссиядән: рәссам — Людмила Скитович, композитор — Павел Кондрусевич, хореограф — Ирина Ткаченко.  

Тамашаның премьерасы 15 апрельгә планлаштырыла.

Спектакль «Кече ватан мәдәнияте» федераль проект кысаларында куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot