news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар композиторы Зөлфия Рәүпова Заманча башкорт операсы лабораториясе финалына үткән

Зөлфия Рәүпова Салават Камалов белән бергә «Зәйнулла» операсын әзерләячәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт дәүләт опера һәм балет театры уздырган Заманча башкорт операсы лабораториясе финалистлары арасында татар кызы Зөлфия Рәүпова да бар.

«Конкурс финалистлары — алты пар композитор һәм либретист — опера эскизлары әзерләячәк», дип хәбәр итә «Башинформ».

Зөлфия Рәүпова Салават Камалов белән бергә «Зәйнулла» операсын әзерләячәк.

Конкурсның беренче этабында башкорт әкиятләре, риваятләре, эпослары һәм тарихи вакыйгалар нигезендә либреттолар сайланган. Тәкъдим ителгән 29 эштән алтывсы сайлап алынган.

Жюри икенче этапта тәкъдим ителгән эшләрне либретто синопсислары һәм берничә күренешнең партитуралары буенча бәяләгән.

Жюри рәисе,  театрның сәнгать җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Башлыгының сәнгать буенча киңәшчесе Аскар Абдразаков композиторларның эшләрен югары бәяләгән. Ул конкурсның алга таба да булачагын әйтә.

  • Зөлфия Рәүпова Мәскәүдә яши. Татар тамашачысына шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бергә иҗат ителгән «Ак бүре» операсы аша яхшы таныш. Опера ТР Дәүләт симфоник оркестры өчен язылган иде. Аның премьерасы 2013 елда Казанда ачык һавада булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100