news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә

Гастрольләр 15, 16 март көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була.

Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга ике көнлек гастрольләргә килә.

«Гастрольләр 15, 16 март көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында булачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

15 мартта Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтелә. Төп рольдә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев.

16 мартта театр Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» драмасын карарга чакыра.

Спектакльләр 18.30 минутта башлана.

Гастрольләр Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100