news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларына кечкенә төркемнәр белән музейларга йөрергә рөхсәт иттеләр

Тиешле куркынычсызлык чараларын үтәгәндә федераль музейлар 25-30 кешелек мәктәп укучылары төркемнәрен кабул итә алачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Тиешле куркынычсызлык чараларын үтәгәндә федераль музейлар 25-30 кешелек мәктәп укучылары төркемнәрен кабул итә алачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тиешле хаты Россия Мәдәният министрлыгына тапшырылды, дип җиткерә ведомствоның матбугат хезмәте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор белем бирү программалары кысаларында мәктәп сыйныфларында музейларга бару мөмкинлеген килештергән иде.

«Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы ведомство карамагындагы музейларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән агарту-белем бирү программалары кысаларында мәктәп сыйныфларының музейларга бару мөмкинлеген килештерү турында мәгълүмат бирде. Роспотребнадзорның тиешле хаты Мәдәният министрлыгына килде», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Укучылар төркемнәренең 25-30 кешедән торуы ачыклана. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән профилактика чараларын үтәгәндә укучыларны кабул итәргә рөхсәт ителә. Бер төркемгә бер сыйныф укучылары керергә тиеш, дип искәртәләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100