news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әлфия Авзалова турында инглиз телендә китап тәкъдим ителәчәк

Татар музыка мәдәниятенең күренекле вәкиле турында 2019 елда дөнья күргән китапны инглиз теленә тәрҗемә иттеләр һәм фоторәсемнәр белән тулыландырдылар.

Казанда Әлфия Авзалова турында инглиз телендә китап тәкъдим ителәчәк

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда Alfiya Avzalova китабын —ТАССРның халык һәм Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова турында татар телендә чыгарылган китапның инглиз телендәге тәрҗемәсен тәкъдим итү булачак.

«Татар-информ»га бу хакта Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе, җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте.

«Инглиз телендәге версиягә ихтыяҗ фонд үткәрә торган Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурска бәйле рәвештә туды. Мәсәлән, узган ел анда Америка, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан вәкилләре катнашты. Шулай итеп без инглиз телендә дә моны күрсәтергә кирәклеген аңладык. Чит ил кунаклары бу җырчының үз вакытындаТатарстанда төрле телләрдә җырлаган бердәнбер җырчы икәнлеген белсеннәр иде», — дип сөйләде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Узган гасырда Әлфия Авзалова «Дөнья халыклары җырлары» программасы белән гастрольләрдә булды. Программада 13 телдә: инглиз, француз, испан, корея, кытай, идиш һәм башка телләрдәге җырлар кергән иде. «Куплетларның берсе һичшиксез татар телендә булыр иде. Шул рәвешле ул татар тыңлаучысына ул башкара торган җырларның асылын җиткерергә тели иде», — дип искәртте Нигъмәтҗанова.

Китапта аның тормыш юлы, замандашларының истәлекләре урын алган. Алдагы редакциядән аермалы буларак, китапның инглиз телендәге версиясенә нота-текст материалы эләкмәгән, ә фотогалерея киңәйгән.

«Анда ноталы материал юк, чөнки инглиз теле контингенты өчен бу кызык түгел. […] Китап аз санлы тираж белән без откан зур булмаган грант акчасына чыгарылды», — дип шәрехләде татар җырчысының кызы.

5 март көнне Кембридж халыкара Бала-Сити мәктәбендә, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапның музыкаль-әдәби презентациясе узачак. Alfiya Avzalova китабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган күренекле җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында нәшер ителгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100