news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай музее «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына бәйрәм оештыра

Мияубикә белән интерактив биремнәр, җитез уеннар оештырылачак. Конкурс, викториналар да каралган.

Габдулла Тукай музее «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына бәйрәм оештыра
Михаил Захаров

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1 марттан 15 апрельгә кадәр Казанда Габдулла Тукай әдәби музее «Сезне Мияубикә чакыра» музей бәйрәменә чакыра. Чара Габдулла Тукайның тууына 135 яшь тулуга һәм аның «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына багышлана.

Бәйрәмгә килүчеләргә әсәр мавыктыргыч формада тәкъдим ителәчәк. Мияубикә белән интерактив биремнәр, җитез уеннар оештырылачак. Конкурс, викториналар да каралган.  Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Алдан язылып, 20 кешедән артык төркемнәр белән килергә мөмкин. Элемтә өчен телефоннар: +7 (843-59) 0-86-67;

WhatsApp: +79274406462.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100