Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды
«Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында яңгыраган.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Миләүшә Хәйруллина «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты һәм финалисты булды.
«Кичә „Кави-Сәрвәр“ операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында Мәскәү академия симфоник оркестры башкаруында яңгырады», — дип хәбәр итә әсәрнең либретто авторы Айдар Әхмәдиев.
Дуэтны солистлар Артур һәм Эльза Исламовлар башкарган.
«Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр.
Миләүшә Хәйруллин «Опера яки оперетта музыкасы» номинациясендә катнашкан. Конкурс җиңүчесе 25 мартта гала-концертта ачыкланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз