news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында «Матур Сity» спектакленең премьерасы була

Тамаша Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан әзерләнә.

Кариев театрында «Матур Сity» спектакленең премьерасы була

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 12-13 февраль көннәрендә Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан махсус куелган «Матур Сity» спектакленең премьерасы була.

«Спектакль вакыйгалары барбершопта бара. Бирегә спектакльнең төп герое Гөлнара кыяфәтен үзгәртер өчен килә, ләкин үзе дә аңламыйча, башкаларның эчке дөньясына уңай йогынты ясый. „Матур City“ — ялган һәм чын кыйммәтләр, уйдырма һәм ихлас хисләр, һәм, әлбәттә, чын мәхәббәт тарихы», — дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot