news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Корыч гвардия» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә Казан танк училищесыннан фронтка киткән офицерларының хатыннары чиккән картина реставрациядән соң беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Казанда «Корыч гвардия» күргәзмәсе ачылды
Александр Эшкинин

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Корыч гвардия» дип аталган күргәзмә ачылды.

«Күргәзмәдә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән бронетанклар турында мәгълүмат куелган. Экспозициядә Татарстан Милли музее фондларыннан танк макетлары, фоторәсемнәр, документлар, төрле чордагы танк формасы үрнәкләре тәкъдим ителгән», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, күргәзмәдә уникаль экспонат — Казан танк училищесының фронтка киткән офицерларының тормыш иптәшләре үз куллары белән чиккән картина тәкъдим ителә.

«Картина реставрациядән соң халыкка беренче тапкыр күрсәтелә. Аны 1943 елда Казан танк училищесына фронтка киткән офицерларның тормыш иптәшләре тапшырган», — диде Ленар Нәгыймов.

Күргәзмә 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot