news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов алтмыш яшьлек юбилеен татар һәм мари телендә үткәрде

Җәүдәт Гыйльмановны татар һәм мари эстрадасы артистлары котларга килде.

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов алтмыш яшьлек юбилеен татар һәм мари телендә үткәрде
Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Халыклар дуслыгы йортында продюсер, үзешчән композитор Җәүдәт Гыйльманов үзенең 60 яшьлек юбилеен татар һәм мари телләрендә уздырды.

«Сәнгатьтә егерме биш ел эшлим, унбиш ел мари артистлары белән тыгыз хезмәттәшлек итәм. Үз вакытында кемгә булыштым — барысын да чакырдым. Ноябрьдә узган кичәмдә «Яшь йөрәкләр» проекты кысаларында яшьләр чыгыш ясаган булса, бүгенге 60 яшьлек кичәмә танылган артистларны чакырдым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин Җәүдәт Гыйльмановның Галимҗан Гыйльмановка язылган җырларын даими башкаруын сөйләде. «Галимҗан абый язып тора, без җырлый торабыз. Аның белән 1997 елдан бирле аралашабыз, ул үзен композитор һәм продюсер буларак таныштырган иде. Кешегә күренмәсә дә, түккән хезмәте бихисап», — диде артист.

«Инеш» вокаль-инструменталь төркеме солисты Ленур Әлимов продюсер белән 2000 еллардан ук, студент вакытыннан таныш булуын сөйләде. «Төркемебез аның җитәкчелеге белән оешты. Җәүдәт абыйның җырларын рәхәтләнеп алабыз, кулланабыз, җырлыйбыз. Аның булышлыгы белән әле дә концертлар куеп йөрибез», — диде ул.

«Саба дулкыннары» радиосының баш мөхәррире Әлфия Мөбәрәкова бәйрәмнәрне үткәргән вакытта Җәүдәт Гыйльмановка мөрәҗәгать итүләрен сөйләде. «60 яшьлек ир-егет, ул кеше бушка эшләп йөри, булыша. Аның үзен яратмаска мөмкин түгел. Без картайдык бит инде. Мин Сезгә чәчәк түгел, юрган алып килдем. Без Сезне һәрвакыт Сабада көтеп калабыз», — диде ул.

Кичәдә Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Фирүзә Сибгатуллина, Ренат Шаһидуллин, татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй, Илзидә Госманова, «Хомай» тәхәллүсе белән танылган Илдар Арсланов, Марий Эл республикасыннан Эльвира Тукташева, Рузанна Гаспарян һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100