Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Гәрәй Рәхим уздырырга теләгән «Туган җортта» кичәсе аның истәлегенә үткәрелде
«Туган җортта» дип аталган бу кичә үзенә Григорий Родионовның якыннарын, каләмдәшләрен, дусларын һәм аның иҗатына гашыйк кешеләрне җыйды.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык язучысы, поэзиядә Гәрәй Рәхим исеме белән танылган шагыйрь Григорий Родионовны искә алу кичәсе уздырылды.
«Туган җортта» дип аталган бу кичә үзенә Григорий Родионовның якыннарын, каләмдәшләрен, дусларын һәм аның иҗатына гашыйк кешеләрне җыйды. Алар арасында керәшеннәргә аеруча ихтирамлы мөнәсәбәттә булган язучы Рабит Батулла, Татарстан дәүләт советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм башкалар бар иде, дип яза «Туганайлар».
Кичәне ачып, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова «Туган җортта» кичәсенең «күптән көтелгәнен, Гөргөринең үзе белән планлаштырылганын һәм исемен дә ул үзе сайлаганын» әйтеп үтте.
Үзенең күпьеллык журналист һәм редактор эшчәнлегендә Гөргөри белән бергәләп, башта — «Керәшен сүзе», аннан соң «Туганайлар» өчен бик күп язмалар әзерләгәнен искә төшерде. Гәрәй Рәхим псевдонимы өчен Гөргөрине гаепләүчеләргә җавап буларак, аның керәшен газеталарына биргән интервьюларыннан өзекләр дә укып китте.
Кичәдә катнашучы артистлар Олег Фазылҗанов, Аграфена Васильева, Артем Пискунов, шулай ук, Денис Михайлов, Дмитрий Баранов, Әбри Хәбриев шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Җырчылар Лидия Әхмәтова, Алина Давыдова, Фәрит Мирзануров, Ләйсән Шәмсуарова, Амелия Феофанова тамашачыга Григорий Родионов сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
Шагыйрь белән тормыш юлыннан утыз ел иңгә-иң узган хатыны Диләрә белән уллары Давытның шагыйрь Гәрәй, гаилә җанлы Гөргөри турында күз яше аша сөйләгәннәрен зал тын да алмый тыңлады, дип яза басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз