news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара джаз фестивалендә Казан кызы Лиана Зәйнуллина «Синең өчен» җырын башкарган

Катнашучылар арасында Лиана бердәнбер кыз булган.

Халыкара джаз фестивалендә Казан кызы Лиана Зәйнуллина «Синең өчен» җырын башкарган
Лиана Зәйнуллинаның шәхси архивыннан

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казан кызы Лиана Зәйнуллина Мәскәүдә узган Халыкара «Джазның киләчәге» («Будущее джаза») фестивалендә татарча «Синең өчен» җыры белән чыгыш ясаган.

«Фестивальгә эләгү үзе бер маҗара булды. «Сәләт»нең «Арт Биләр» форумында һәр катнашучыга татарча җыр башкарырга кирәк иде, мин Гали Ильясовның «Синең өчен» романсын джаз итеп үзгәртергә булдым. Педагог миңа вариацияләр тәкъдим итте, без җырның размерын, ритмик структурасын үзгәрттек, аранжировка ясадык. Бу җыр миңа Кырымда «Тәмле джаз» («Вкусный джаз») сменасына эләгергә ярдәм итте. Сменаны РФ Халык артисты, джаз остасы Игорь Бутман һәм аның Мәскәү джаз оркестры музыкантлары оештырган иде.

Мин, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән берничә егет, кыюланып, Бутман алдында «Whisper hot» дигән җыр белән чыгыш ясадык. Шуннан ләззәт алдык та, кайтып киттек. Август ахырында мине көтмәгәндә Сочига фестивальгә чакырдылар. Анда мин Мәскәү джаз академиясе мөгәллиме, дирижер, тромбонист һәм аранжировщик Павел Овчинников җитәкчелегендәге Россиякүләм яшьләр джаз Биг-бенды составында чыгыш ясадым. Менә шуннан соң гына «Джазның киләчәге» фестиваленә чакырдылар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лиана.

Һәр ел әлеге фестивальгә төрле илләрдән көчле 8 музыкант җыялар. Алар кыска вакыт эчендә берләшеп, Мәскәү филармониясендә узачак концертка чыгыш әзерләргә тиеш булалар. Егетләр арасында Лиана бердәнбер кыз булган.

«Мин концертка бер көн кала „Сәләт“тә тәкъдим ителгән „Синең өчен“ җырын башкарырга булдым. Куркыныч иде. „Мәскәү тамашачысы татарча җыр кабул итәрме?“, дигән сорау борчый иде. Бу ялгыш адым булмады, мине җылы кабул иттеләр. Миңа концерттан соң татар теленең матурлыгы турында күп кенә комментарийлар килеп иреште, татар теле бик музыкаль, гармонияле, диделәр», — дип хисләре белән уртаклашты Лиана Зәйнуллина.

  • Лианага 19 яшь, ул Әүхәдиев ис. Казан музыка көллиятендә «Эстрада вокалы» бүлегендә белем ала. Вокал белән 11 яшендә шөгыльләнә башлаган. «Татар-кызы-2017» бәйгесе җиңүчесе, «Йолдызык» фестивалендә «Конферанс. Өлкән төркем» номинациясендә җиңүче (2021), фестивальнең «Вокал. Соло» номинациясендә лауреат (2020, 2021), Муз ТВ каналында узган «Караоке в большом городе» җиңүчесе, «Йолдызлык» хәрәкәте Арт-резиденциясе вәкиле.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100