news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Салих Сәйдәшев истәлегенә концертлар, спектакльләр һәм флешмоб узачак

Ункөнлекне «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакль-лабиринты йомгаклый, чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм Салих Сәйдәшев музеенда күрсәтеләчәк.

Казанда Салих Сәйдәшев истәлегенә концертлар, спектакльләр һәм флешмоб узачак
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 3-16 декабрьдә Татарстан башкаласында танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халкы һәм башкала кунаклары ТР Милли музеенда, Салих Сәйдәшев исемендәге музейда, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, Казанның Үзәк китапханәсендә узачак тантаналы программага, Татарстан сәнгать осталары катнашындагы концертларга, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» күргәзмәсенә, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасына бара ала.

Facebook, Instagram, Facebook, YouTube социаль челтәрләрдә көн саен онлайн - форматта «Салих Сәйдәшев чорына кайту» дигән махсус проект тормышка ашырылачак һәм #Сәйдәшевка багышланган флешмоб булачак.

 Декаданы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм С. Сәйдәшев музеенда «Сәйдәш.Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль-лабиринт тәмамлый.

Декаданың төп максаты-Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасына сакчыл караш тәрбияләү һәм популярлаштыру. Чараны Татарстан Милли музее оештыра.

Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туган һәм 35 ел гомерен заманча татар музыкасын үстерүгә багышлаган. Композитор татар музыкасында яңа эраны ачты һәм музыка дөньясы тарихында, Татарстан һәм Россия тарихында мөһим урын алды. ТАССРның халык артисты 1954 елның 16 декабрендә вафат була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100