news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында «Тугыз хаттан торган роман» онлайн-спектакленең премьерасы була

Виртуаль спектакльне Колумбия, Бразилия һәм Россиядән җыелган команда әзерләгән.

Камал театрында «Тугыз хаттан торган роман» онлайн-спектакленең премьерасы була
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Камал театры Федор Достоевскийның сәхнә варианты булмаган һәм күпләргә таныш түгел «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре буенча онлайн-спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленнән соң актерлык-режиссерлык остаханәсе җитәкчеләре һәм катнашучылары онлайн-спектакль куюны максат иткән. Виртуаль театрга Федор Достоевскийның эпистоляр жанрда язылган «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре сайланган. 

Спектакльне төрле илләрдән җыелган команда әзерләгән. Бу — Колумбия, Бразилия һәм Россия сәнгать әһелләре (Абакан, Омск, Урай, Түбән Новгород, Владикавказ, Минзәлә). 

Туры эфир Камал театрының рәсми аккаунтларында ВКонтакте һәм Ютуб битләрендә була. Тамаша Мәскәү вакыты буенча 19.00 сәгатьтә башлана.

«Тамаша залына керү өчен өченче звонокны көтеп торырга кирәк булмаячак, тик шулай да, соңа калмагыз! Шулай итеп… Бер — онлайн-белем! Ике — онлайн-режиссер! Өч — онлайн-актер! Дүрт — онлайн-күзаллау! Биш — онлайн-күрү! Алты — онлайн-Колумбия! Җиде — онлайн-Бразилия! Сигез — онлайн-Татарстан! Тугыз — Достоевский-онлайн!» диелә бу хәбәрдә.

  • Режиссерлар — Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия), Ма Чангхонг (Колумбия)
  • Режиссёр ассистент — Елена Васина (Бразилия).
  • Музыкаль бизәлеш — Виктория Сухинина (Россия)
  • Монтаж — Павел Шнягин (YOUTUBE-канал «Актёрлык кухнясы», Россия)

Катнашалар:

  • Иван Петрович — Павел Шнягин («Сказка» Хакас милли курчак театры, Абакан)
  • Пётр Иванович — Егор Уланов (Омск дәүләт Академия драма театры)
  • Евгений Николаевич — Дамир Самерханов (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар театры)
  • Анна Михайловна — Лариса Коршунова («Свободный театр», Урай)
  • Татьяна Петровна — Анастасия Желнина (Түбән Новгород Яшь тамашачылар театры) 
  • Әсәрне укучы — Фатыйма Пагиева (В.Тхапсаев исемендәге Владикавказ театры)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100