news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел-йорт» фестиваленең Гран-при алган спектакле Казанда күрсәтеләчәк

Шамил Закиров исемендәге ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына 12 спектакль чыккан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының Гран-прига ия булган спектакле 21 декабрьдә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Шамил Закиров исемендәге ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына 12 спектакль чыккан. Жюри әгъзалары халык театрлары спектакльләрен онлайн караганнар.

Финалга чыгучылар арасында Мөслим районының Иске Карамалы авылы, Актаныш районының Иске Сәфәр һәм Киров авыллары, Менделеевск районы Бизәкә авылы, Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы, Кама Тамагы районы Тенки авылы һәм башка халык театрлары бар.

Быел конкурсның жюри составын театр белгече Нияз Игъламов җитәкли. Жюри әгъзалары — Әзһәр Шакиров, Луара Шакирҗанова, Рауза Солтанова, Данил Салихов, Зөлфия Вәлиева, Эльмира Галимова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot