news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта «Милли көй» өлкә фестивале Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды

Һәр катнашучы автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Түбән Новгородта «Милли көй» өлкә фестивале  Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды
tatar-congress.org

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының «Милли көй» өлкә фестивале узды. Быел ул бөек татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды һәм «Нижгарның моңлы сандугачы» дип аталды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фойеда өлкә татар автономиясе оешмасыннан торган конкурслар җиңүчеләренең район татар авылларында яшәүче осталарның кул эшләреннән торган һәм татар халкына кагылган бүтән тематик күргәзмәләр фестиваль-конкурска аерым бер ямь өстәде.

Фестиваль Хайдәр ага башкаруында җыр язмасы белән башланды, экранда аның тормышын, иҗатын чагылдырган видеопрезентация гел күрсәтелеп торды.

Тулаем алганда, фестиваль программасы бик бай иде — Спас, Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан, Дзержинск шәһәреннән килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар төрле жанрларда ярыштылар. Барлык номерлар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

Иң яшь катнашучы булган Карина Эсатовага (Спас) Пильна районы татарларының «Нур» оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева тапшырды. «Тамашачы мәхәббәте» призына Марат Жиһаншин (Кочко-Пожар) лаек дип табылды.

Шулай ук һәр катнашучы автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Фестиваль-конкурсны әзерләү, уздыру буенча күп эшләр башкарган автономиянең башкарма директоры урынбасары, өлкә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинна белән Динара Халиловага Рәхмәт хатлары тапшырылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100