Мәскәүдә Филүс Каһиров концерты узачак

Концертта җырчы яңа җырлар һәм танылган хитларын башкарачак.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү Мюзик-холында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров концерты узачак. Бу хакта Россиянең Татарстанда тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.3 декабрьдә узачак концертында җырчы яңа җырлар һәм танылган хитларын башкарачак.