Драматург Туфан Миңнуллин спектакльләреннән җырлар җыентыгы дөнья күрде

Китапка "Әниләр һәм бәбиләр", "Әлдермештән Әлмәндәр" кебек танылган спектакльләрдән Туфан Миңнуллин шигырьләренә язылган җитмешләп җыр кергән.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин спектакльләрендә яңгыраган җырлардан торган китап дөнья күрде. “Безгә бер җыр кирәк” дип аталган җыентык шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Дистәләгән пьеса авторы Туфан Миңнуллин спектакльләрендә яңгыраган җырларның сүзләрен дә үзе язган. Аларны композиторлар көйгә салган. Кайбер җырлар соңыннан танылган җырчыларның репертуарына да кереп киткән. Җыентыкта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Миләүшәнең туган көне”, “Хушыгыз”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Җанкисәккәем” һәм башка спектакльләрендә яңгыраган җитмешләп җыр урын алган. Шулай ук “Авыл эте Акбай”, “Акбай һәм Сарык малае”, “Акбай һәм Кыш бабай” кебек балалар өчен иҗат ителгән пьесалардан да җырлар кырыкка якын.

Җыентыкны төзүчеләр – Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хезмәткәре Зимфира Гыйльметдинова. Китапта һәр җырның ноталары да тәкъдим ителә. Алмаз Монасыйпов, Азат Хөсәенов, Фасил Әхмәтов, Резеда Ахиярова, Мирсәет Яруллин, Фуат Әбүбәкеров, Рим Хәсәнов, Хөснул Вәлиуллин кебек композиторларның көйләрен кәгазьгә төшерергә яшь композитор, музыкант Ильяс Камал ярдәм күрсәткән. "Әти үзе җырламаса да бик моңлы, җыр сәнгатенә гашыйк, музыканы бөтен җаны белән тоя иде. Үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнде. Аның гармуннары күп булды. Берсен Кама Тамагы районындагы музейга тапшырдык", - дип искә ала Әлфия Миңнуллина-Юнысова.

Миңнуллиннар гаиләсендә Туфан абыйның шигырьләре белән берничә кулъязма дәфтәре саклана. “Әти күренекле шагыйрь Илдар Юзеев белән якын дуслар иде, - дип искә ала Әлфия ханым. – Шаярып, Илдар абый әтигә: “Син шагыйрь түгел”, - дип әйтә, ә әти Илдар абыйга: “Син драматург түгел, пьесаларыңны син язганча куйсаң, спектакльдә йоклап китәсең”, - дип, алар бер-берсенә төрттерә иде. Әти үзен шагыйрь дип санамаса да, шигырьләр язды. Аларны пьесаларына кертеп җибәрә иде. Шулай дистәләгән җырлар язылды. Җырлар бар, алар яшиләр. Аларны тагын да озаграк яшәтәсе килә! Җырларны барлап, 2016 елда Казанның Актерлар йортында беренче тапкыр концерт оештырдык. Аннан соң Татарстан Язучылар берлегендә, Мәскәү татарларының Әсәдуллаев йортында шундый ук концертлар узды. Җыр текстларын һәм ноталарны бер китапка туплау идеясен композиторлар, артистлар, театрлар, Татарстанның Мәдәният министрлыгы да хуплады”, - дип сөйләде Әлфия ханым.

“Бу китап әдәбият һәм җыр сөючеләргә Туфан Миңнуллиннан истәлекле бүләк булсын”, - дип теләк белдергән китапның кереш сүзендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Драматургның вафатына быел 5 ел булды, аңа быел 82 яшь тулыр иде. Китапта Туфан Миңнуллинның замандашлары – депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина да хатирәләре белән уртаклашкан. Г.Камал театры, Әлмәт татар драма театры, Туфан Миңнуллинның гаилә архивыннан фоторәсемнәр белән бизәлгән. Аларда спектакльләрдән күренешләр, Туфан Миңнуллинның композиторлар, язучылар, артистлар белән төрле елларда төшкән фотолары урын алган.