420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында эфирга чыгучы “Яшьләр тукталышы” тапшыруының 10 еллыгына багышлап “Пирамида”да уздырылган татар дискотекасы дәвамлы булды. Хәзер биредә татар дискотекалары һәр чәршәмбе уздырыла. Бу атнада ул кичке сәгать сигездә башланачак. Кичәнең кунаклары –“Саф хисләр”, “Хат”, төркемнәре һәм Азат Фазлыев. Дискотеканы тамашачыга “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруы аша таныш булган Луиза алып бара.