Уфада Фидан Гафаров концертлары була

Тамашалар 12-13 октябрьдә Гафури исемендәге Башкорт драма театрында уза.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Актер һәм җырчы Фидан Гафаров Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында концерт куячак.

Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины иҗатының 55 еллыгын бәйрәм итә.

Башинформ хәбәр иткәнчә, концертлар 12-13 октябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында булачак. Фидан Гафаров Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Нурия Ирсаева, Башкортстанның халык артистлары Светлана Хәкимова, Илдар Гомәров белән дуэтлар башкарачак.

Шулай ук аның улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров һәм кызы Самира да җырлаячак. Концертны Милена Сираева һәм Башкорстанның атказанган артисты Артур Кунакбаев алып бара.

Кичәнең сценарий авторы Динара Каюмова сөйләгәнчә, программада «Кызыл паша» спектакленнән «Бик сагындым сине туган илем!» җыры, шулай ук «Бергә яшәү — бүләк», «Өфө юкәләре», «Юкка түгел» һәм тамашачылар яратып өлгергән башка җырлар яңгыраячак.

Шулай ук берничә яңа җырның премьерасы да булыр дип көтелә. Актер тормышы һәм иҗаты турында үзе сөйләячәк, диелә хәбәрдә.