Казанда Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган кичә була

Керү бушлай, моның өчен Филармония кассасында чакыру билеты алырга кирәк.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Тамаша «Галиҗанәп шагыйрь» циклында оештырыла.

«Кичәне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим итә. Керү чакыру билет белән бушлай. Чакыру билетын Филармония кассасында алырга була», — дип хәбәр итә Филармониянең матбугат үзәге.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.